Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солдат әнисе Страсбургка шикаять итте


Чечняда һәлак булган солдатның әнисе Страсбург мәхкәмәсенә шикаять итте. Улын Чечняда югалткан Дина Чугунова Кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русиядән әхлаки һәм мораль зыян өчен бер миллион евро түләтү шикаятен юллады.

Десант гаскәрләрендә хезмәт иткән Вадим Чугунов 2000 елның 1нче мартында Улус-Керт чечен авылы янындагы сугышуда һәлак булган. Анда Псков дивизиясеннән тагын 84 кеше үлгән иде.

"Коммерсант" газетасы хәбәр иткәнчә, хөкүмәт үлгән десантчылар гаиләләренә 700 мең сум түләгән.

Әмма Дина Чугунова, “Террорчылык белән көрәш турында” кануны кысаларында дәүләт аңа акча бирмәде дип әйтә. Ул бу мәсьәләдә мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, әмма аның шикаяте кабул ителмәгән.
XS
SM
MD
LG