Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә кораллар сакланган җирдә яңгын чыккан


Сембер шәһәр читендә кораллар саклана торган бинада яңгын чыккан. Әлегә бер кешенең һәлак булуы, 35 тирәсе кешенең югалуы турында хәбәрләр чыкты.

Сембер идарәсе вәкиле хәбәр иткәнчә, бу хәрби-флотка караган бина булган. Җирле яңгын сүндерү хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре утны сүңдерергә тырыша, дип яза агентлылар.

Җирле кешеләр интернетка, шартлаулар ишетелә, якын тирәдәге йортларда тәрәзәләр коелып төшкән, дип яза.

Рәсми чыгынаклар да электр утының сүндерелүе, Идел аша купердән хәрәкәтнең туктавы турында белдерде.

Хәрби прокуратура тикшерү башлаган.
XS
SM
MD
LG