Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Говори по-русски!” янә ишетелә


Чаллыда яңа никахлашу Сарае
Чаллыда яңа никахлашу Сарае

Рәфис Кашапов шартлы рәвештә 1,5 елга хөкем ителгәч, ярты елдан артык вакыт узды. Бу вакыт эчендә Чаллыда милли хәрәкәт бер генә урам җыены яки пикет оештырмады.

Шәһәр ТИҮе үзенең штаб-фатирына бикләнде кебек. Шулай да иҗтимагый үзәк хатлар, мөрәҗәгатьләр язу, аны тарату ысулы белән эшләвен дәвам итә.

Иҗтимагый үзәк соңгы утырышын Чаллыда татар теле торышына багышлады. Анда катнашучыларның әйткән фикер тәкъдимнәрен исәпкә алып, Чаллы хәкиме Илдар Халиковка хат-мөрәҗәгать кабул ителде.

Таләп кабатлана

Анда татар мәктәпләренең туган телдән ныграк читләштерелүе, урамнарда татарча рекламнарның бөтенләй диярлек юкка чыгуы, транспортта татарча белдерүләрнең бетүе хакында әйтелә. ТИҮ вәкилләре фикеренчә, кибетләрдә, транспортта урыс милләтеннән булган кешеләрнең татарларга “Нигә татарча сөйләшәсез, сез бит Россиядә яшисез”, дип бәйләнүләре ешайган.

Хастаханәләрдә, даруханәләрдә, шул ук кибетләрдә “Говори по-русски!” дип тупас җавап бирүләрнең көчәюе күзәтелә икән. Нәкъ менә шушы күренешләр Русия һәм Татарстан Конституцияләрен, кануннарын бозу булып тора. Вәзгыять милләтара ызгыш туздырырга мөмкин, дип саныйлар биредә.

Кануннар үз урыннарында

“Вәзгыятьне игътибарсыз калдыру – җинаятькә тиң. ТР халыкларының телләре турындагы канун һәм ТР халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү турында ТР Дәүләт программасы нигезендә, алда әйтелгән мисаллар, гамәлдәге шушы кануннарны тупас бозу булып тора. Канунсызлыкка чик куелырга тиеш.

Кануннар үтәлешен күзәтүче һәм тәэмин итүче – прокуратура. Бу вәзгыятьтә прокуратура телләргә кагылышлы кануннар үтәлеше өстендә эшләргә тиеш. Татарлар һәркайда, шул исәптән урыслар белән янәшәдә дә үз телләрендә сөйләшергә хокуклы”, ТИҮ рәисе урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов утырышта хатта язылган шушы юлларны укый.

1989-1990 елларда татар мәктәпләре булдыру, транспортта белдерүләрнең татарча әйтелешен, сатучыларның татарга татарча җавап бирүләрен таләп итеп һ.б. милли мәнфәгатьләрне күтәреп урамнарда чыккан иде. Бу еллардан соң 20 еллап вакыт узды. Хәзер инде урамнарга чыкмыйча гына шул ук таләпләр кабат яңгырый. Тарих кабатлана түгелме?

“Иске таләпләр белән яңаларын да күтәрәбез. Күптән түгел Чаллының “Күңел” радиосына иртәнге тапшыруларны Татарстан гимны белән башлау турында тәкъдим белән чыктык. Хәзер тапшырулар шул гимн белән башлана. Яңа төзелгән ЗАГС бинасында татарча язу юк иде. Безнең мөрәҗәгатьләрдән соң “Тантана сарае” дип язып элделәр.

Хәзерге заманда куркып, башны комга яшереп ятарга ярамый. Татар, башкорт, чуаш һ.б. урыс булмаган халыклар өчен кризис хәзер генә килмәде. Безнең халыклар Русия империясендә гасырлар буена икътисади, әхлакый-рухи кризиста яши”, ди Рәфис Кашапов.

Яңа Никахлашу сараена урысча “Дворец торжеств» дип язылса, татарча “Тантана сарае” диелгән. Ләкин татарча сүзләрнең хәрефләре урысчадан 2 тапкыр кечкенә һәм кеше күрми торган урында.
XS
SM
MD
LG