Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәпләрендә укулар башлана


Казан мәктәпләрендә 16 ноябрьдән укулар башлана. Грипп сәбәпле, Татарстанда барлык урта мәктәпләрдә көзге каникулларның вакыты озайтылган иде.

Районның баш табибы һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе килешүе нигезендә авыручылар саны 20%тан арткан мәктәпләрдә карантин сакланачак.

Элегрәк Татарстанда барлыгы 10 университетта укулар туктатылганы әйтелгән иде.

Тамак, сулыш юллары авырулары белән чирләүчеләр арту сәбәпле, Казан дәүләт технология университеты 22 ноябрьгә кадәр карантинга ябылган.

"Роспотребнадзор" оешмасының җирле бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстанда тамак, сулыш юллары авырулары белән чирләүчеләр саны 36 мең теркәлгән. Чирләүчеләр саны эпидемия сызыгы дип саналган күрсәткечтән 1,7 тапкырга югарырак.

Татарстанда дуңгыз кизүен йоктырган кешеләр саны 348гә җитте. Аларның 114е Казанда яши.
XS
SM
MD
LG