Accessibility links

Омскиның тарихи урынында татар күргәзмәсе


Омски ныгытмасында ноябрь аенда Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте “Татарлар – үткәне һәм киләчәге” дип аталган күргәзмә оештырды.

Һәр шәһәрнең, һәр төбәкнең үзенә генә хас булган тарихи урыннары була. Кайбер шәһәрләр кирмәннәре, кайберләре хан сарайлары, кайберләре истәлекле биналары яисә һәйкәлләре белән дөнья күләмендә танылган.

Омскиның бүгенге көнгә кадәр шәһәрне анык танытып торган тарихи урыны юк иде дип әйтергә дә мөмкин. Шулай да шәһәрнең истәлекле урыннары яисә биналары бөтенләй үк юк түгел. Драма театры бинасы, янгын каланчасы, Тара капкасы кебек урыннар Омскины берникадәр танытып торалар.

Әйтергә кирәк, шәһәрнең тарихи йөзе булып торырдай урыны да бар. Бу моннан 250 ел ел элек салынган ныгытма. Хәзер архивларда сакланган материаллар буенча шушы урынны тергезү бара. Инде андагы кайбер таш биналар төзәтелеп, халыкка күрсәтерлек хәлгә китерелде.

Омски ныгытмасының төзәтелгән биналарында төрле күргәзмәләр эшли, кинозал булып хезмәт иткән бер бинасында шәһәр тарихына багышланган һәм башка төрле фильмнар күрсәтү оештырылган.

Ныгытманың бер таш бинасында октябрь аеннан башлап төрле халыкларның милли мәдәниятен, көнкүрешен, үткәнен, бүгенгесен тасвирлаучы күргәзмәләр эшли башлады.

Октябрьдә анда украин мәдәният үзәге күргәзмәсе эшләде. Ноябрь аенда Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте “Татарлар – үткәне һәм киләчәге” дип аталган күргәзмә оештырды. Халыкны күргәзмә белән таныштыру айның беренче көннәреннән үк башланса да, тәкъдим итү чарасы узган җомгада гына булды.


Әйтергә кирәк, көн салкын булуга карамастан, анда халык шактый күп җыелды. Рәсмиләрдән Шәһәр хакимиятенең мәдәният департаменты директоры Виктор Демченко, аның беренче урынбасары Мария Лобова, хакимиятнең башка вәкилләре, кайбер милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре булды. Мохтарият вәкилләре килгән халыкны чәкчәк белән каршы алды.

Чыгыш ясаучылар милли мәдәниятләрнең мондый тарихи урында күрсәтелүе дөрес гамәл, аның әһәмияте зур, дип ассызыкладылар

Мәдәният департаменты директоры урынбасары Мария Лобова: “Монда татар халкының бай, үзенчәлекле мәдәнияте күрсәтелгән, боларның барсы да зур тәрбияви мәгънәгә ия, иң элек яшь буын өчен”, диде

Башка чыгыш ясаучылар да, күргәзмә яхшы ясалган, татарларның бай мәдәнияте күрсәтелгән, бу аеруча яшьләргә үз тамырларын белсеннәр өчен кирәк, мондый чаралар күбрәк булган саен, без, төрле милләтләр, үзара күбрәк аралаша, күбрәк аңлаша алачакбыз, дигән фикерләр белдерделәр.

Яшьләр исеменнән мохтариятнең “Ялкын” яшьләр бүлеге рәистәше Албина Фәхретдинова чыгыш ясады. "Без өлкәннәр белән бергәләп үз сафларыбызга яшьләрне җәлеп итәбез, чөнки киләчәк буынга мәдәниятебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне тапшыру бездән тора", диде Албина.

Күргәзмәне карарга килүчеләрне каршы алып, экспонатлар белән таныштырып, һәр көн кизү торучы мохтарият әгъзалары: “Кызыксынучылар бик күп, иртәдән кичкә кадәр кеше өзелми”, дип әйтәләр. Омски ныгытмасында татар мәдәнияте күргәзмәсе ноябрьнең ахырына кадәр эшләячәк.
XS
SM
MD
LG