Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга 100 депутат азмы, күпме?


Республика түрәләренең фикере бер – таманча гына. Арттырасы да, азайтасы да юк. Аның каравы Русия президенты Дмитрий Медведев башка фикердә тора.

Федераль җыенга чираттагы юлламасында президент төбәктәге депутатларга кагылышлы фикерләрен әйтте.

Медведев “һәр төбәктә депутатларның санын билгеле бер калыпка салып барларга кирәк” ди. Мисал итеп ул Мәскәү шәһәренә һәм Тыва республикасына тукталды. Президент сүзләренчә, Мәскәү зур икътисади үзәк булуга карамастан, анда ни бары 35 депутат, Тыва республикасы исә, икътисади яктан әллә ни алга киткән төбәк булмаса да, биредә 162 депутат. Бу хәлне тәртипкә салырга кирәк”, диде ул.

Мәскәүдәге 35 депутат белән чагыштырганда, Татарстандагы 100 депутат та күп тоела. Дөрес, аларның 20се генә даими рәвештә Дәүләт шурасына эшкә йөреп хезмәт хакы ала. Алайда депутат исемен кулланып үз эшен башкаручыларның саны артык күп булудан республикага файда юк диючеләр дә бар.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дмитрий Медведев юлламасыннан соң, җирле мәгълүмат чараларында бу чыгышка карата үз фикерен белдерде. Әмма биредә ул президентның депутатларга карата әйткән фикерен читтә калдырды.

Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев Медведевнең бу сүзләренә үз фикерен белдерде.

“Мәскәүдә 35 депутат булып, Тывада 162 булуы сәеррәк тә булырга мөмкин, әмма бу мәсьәләне ордым–бәрдем генә хәл итү мөмкин түгел. Русиянең җирле үзидарәләрдә хакимиятне ничек оештыру турындагы кануны бар. Димәк бу мәсьәләне башка төрле хәл итәргә телибез икән, канунга үзгәрешләр кертергә кирәк.
Разил Вәлиев

Мәскәүдән торып кына төбәкләрдә ничә депутат булырга тиеш дигән сорауга җавап биреп булыр микән. Медведев үз чыгышында демократияне үстерү турында күп сөйләде. Әмма депутатларга кара бу фикере, киресенчә, демократияне киметү, төбәкләрнең хокукларын кысу.

Мәскәү бәлки 35 депутат белән үз проблемаларын хәл итә ала торгандыр. Әмма Тыва республикасы, Якутия җирләре ул, үзе бер ил була алырлык җир, шуңа да анда берничә депутатка гына бөтен мәсьәләләрне белеп бетерү булмаслык хәл.

Әгәр Татарстанда 100 депутат сайлана икән, аның бит 20се генә даими рәвештә эшли, калганнары утырышларга гына килә, айга 1500 сум акча ала һәм бернинди ташламалардан файдаланмый.

Бу мәсьәләдә инде төбәкләрнең эшенә кысылу, аларның болай да бетеп барган хокукларны тартып алу кирәк микән. Бүген төбәкләргә җитәкчел дә Русия президенты тарафыннан билгеләнеп куела, хөкүмәт башлыклары да билгеләнеп куела, бары тик депутатлар гына иң демократик юл белән хакимияткә килгән кешеләр. Парламент иң демократик орган икән, димәк бу мәсьәлә дә иң демократик юл белән хәл ителергә тиеш”, ди Разил Вәлиев.

Академик Индус Таһиров та президент Медведевнең төбәкләрдәге парламентларга караган фикерен уңай кабул итми.

“Төбәкләрнең эшләренә тыкшыну – үзәкләштерүнең бер күренеше. Шуңа күрә бу мәсьәләдә бөтенесен бер төсле күреп, бер калыпка салып эш итү һич кенә дә дөрес түгел. Әлбәттә депутатларның саны кайдадыр күбрәктер, кайдадыр азрактыр, әмма аларның күләмен билгеләргә беркемнең дә хакы юк. Төбәкләр моны үзләре хәл итәргә тиеш”, ди Индус Таһиров.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов тиешеннән артык депутатны туендырып ятуда мәгънә юк, ди. Аның фикеренчә республикага 50-60 депутат та җиткән. Әмма Дмитрий Медведев чыгышында ул әлеге мәсьәләдән бигрәк, чыгышның гомуми сайлыгына игътибар иткән.
Рәшит Әхмәтов

“Иң аңлашылмаганы - Медведевнең мөһим проблемалар тирәсендә әйләнгәләп йөрүе. Үз чыгышында ул илнең сәгать бүлемнәренә, парламент составына һәм башка күп кенә вак мәсьәләгә тукталды, мөһим проблемаларны әйтмәде. Медведев безне камилләштерергә чакыра. Әмма моңа либерализм аша гына ирешеп була. Әмма бу турыда бер сүз дә әйтелмәде. Гомумән президентның чыгышы буш булды”, ди Әхмәтов.

Үзәкнең төбәк парламентын төзүдә катнашуын исә, Әхмәтов бер дә демократияне кысу дип кабул итми. Аның фикеренчә, бүген җирле парламентлар болай да аз хокуклы. Шуңа күрә анда 50ме, 150 депутат утырамы аерма юк, ди ул.
XS
SM
MD
LG