Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү милициясе антифашист чараларны үткәртмәячәк


Мәскәү милициясе антифашистларның үтерелгән активист Иван Хуторскийны җирләү көнендә чаралар үткәрүенә юл куймаячагын белдерә.

Бу турыда милициядәге чыганакларга таянып Интерфакс агентлыгы хәбәр итә.

Кичә Мәскәүдә милиция күренекле активистның үтерелүенә протест белдерүче Антифа хәрәкәте әгъзалары митингын куып таратты.

Хуторский 16 ноябрьдә Мәскәүдә үз өенең керешендә үтерелде.

Үтерүчеләр качып киткән.

Аның кайчан җирләнәчәге мәгълүм түгел.

Берише хәбәрләргә караганда, ул 19 ноябрьдә җирләнәчәк.
XS
SM
MD
LG