Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өченче башкала икенчесенә бара


Русия премьер-министры Владимир Путинны Чаллыдан озаткач, Миңтимер Шәймиев һәм “Бердәм Русия” фирка житәкчеләре Петербурга корылтайга бара.

Биредә 21 ноябрьдә “Бердәм Русия” фиркасенең XI корылтае уза. Бу чаралар кысаларында Петербурда медиа-форум үтәргә тиеш.

Болар турында тулырак мәгълүматны “Бердәм Русия”нең Татарстан бүлегенең матбугат үзәге җитәкчесе Александр Григорьев сөйләде.

Корылтайда каралачак төп сорау - “Бердәм Русия” фиркасенең бүгенге сәясәттәге урынын билгеләү. Шуның өчен фирканең югары җитәкчелеге Русиянең 77 төбәгеннән килгән җитәкчеләр белән очраша. Шулай ук медиа-форум кысаларында, алар иҗтимагый тормышта мөһим урында торган, “Бердәм Русия” фиркасе һәм сәясәтне яхшы аңлаган матбугат әһелләре белән очрашып уртак проблемалар турында сөйләшәчәк”, ди Григорьев.

Дәүләт думасы башлыгы Борис Грызлов сүзләренчә, Петербурдагы форумда президент Дмитрий Медведев катнашачак. Премьер-министр Владимир Путин исә, биредә төп чыгышны ясаячак. Шулай ук корылтайда фирканең югары шурасын кабаттан сайлау һәм фирка уставына үзгәрешләр кертү дә каралган.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, биредә татарстаннар Русиянең икенче башкаласы белән үзара хезмәттәшлек турында шартнамә төзергә жыена.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов фикеренчә, бу килешүнең булачагы ышандырмый. Шуңа да ул Тарарстан – Петербур мөнәсәбәтләренә әллә ни игътибар итми. Әмма хәзер Татарстан җитәкчелеген республикада “Бердәм Русия” фиркасе исемлеген кемнәр җитәкләячәк дигән сорау борчый. Былтыргыга караганда, быел бу өч кешенең исеме нык үзгәрергә мөмкин, ди Әхмәтов.

“Минемчә, әлегә беренче өчлеккә кемнең керәчәге хәл ителә. Шул рәвешле Шәймиев 2010 елның мартына әзер булып тормакчы. Бу өч кеше кем була дигәндә, фаразлар бирү бик авыр. Әлбәттә Шәймиев үзе булыр мөгаен. Икенче урын Петербурдагы бик бай бер татар эшмәкәренә бирелә дигән сүзләр бар. Исемлектә өченче урында Илсур Метшин торырга мөмкин”, ди Рәшит Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG