Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Озын көй” яңа талантлар ачты


Башкортстанның Туймазы шәһәрендә “Озын көй” башкорт җырлары бәйгесе тәмамланды. Анда гран-прины татар җырчысы яулады.

Соңгы елларда Татарстан белән чиктәш Туймазы районында “Озын көй” башкорт җырлары бәйгесе үткәрелеп килә. 1997 елда оештырыла башлаган бу төбәкара ярышма быел бишенчегә үткәрелде. Анда 140 тан артык кеше үз талантларын күрсәтте бу юлы.

Бәйгедә махсус белеме булмаган башкаручылар һәм урта махсус уку йортларының беренче һәм икенче курс талиплары катнашты. Яшь буенча, гадәттәгечә, бернинди чикләүләр дә булмады.

Бәйгедә Башкортстанның төрле төбәкләреннән генә түгел, ә Ырымбур һәм Чиләбе өлкәләреннән дә талантлы һәвәскәрләр көч сынашты. Алар арасында үзешчән татар җырчылары да байтак булды. Башка елларны да бу бәйгедә татар башкаручылары катнашып, уңышлы чыгыш ясый иде.

Быел исә башкорт җырлары бәйгесендә гран-при бүләген дә Балтач районыннан өч бала анасы, татар ханымы Рәзидә Әхмәтова яулады. Бу бәйгедә өченчегә катнашуын әйтте ул. “Башка елларны да гаилә белән катнаша идек, быел да өлкән улым һәм ирем дә катнашты, - ди ул. - Үземнең җиңүемә ышанып та бетмәгән идем. Жюри югары бәяләде, рәхмәт аларга”.

Шунысы да үзенчәлекле, бу бәйге оештырыла башлаганнан бирле, Рәзидә ханым беренче хатын-кыз гран-при иясе булды. Әлеге җиңүгә Рәзидә Әхмәтова “Уел” җырын искиткеч оста башкаруы белән иреште. Рәзидә ханым Балтач районы үзәгендәге сәнгать мәктәбендә балаларга музыка-җыр серләрен өйрәтә.

“Озын көй” бәйрәме гала-концерт белән тәмамланды. Бәйгедә төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

XS
SM
MD
LG