2007 ел сурәтләре

1
Румыния: Еропа Берлеге байрагын тоткан яшьләр яңа ел кичендә Бухарестның Пиата университеты мәйданында, 1.1.2007

2
Төркия: Огос газетасында эшләгән әрмән-төрек журналисты Һран Динк 19 гыйнвар көнне Истанбулда үтерелде, 19.1.2007

3
Төркмәнстан: Төркмәнстан президенты итеп сайланган Корбангули Бердымөхәммәдов Ашхабадта ант китерә, 14.2.2007

4
Украина: Украина президенты Виктор Ющенко Парламентны таратты һәм яңа сайлаулар булачагын игълан итте, 2.4.2007

5
Иран: Иран рәсмиләре ике атна тоткында булган Британия хәрбиләрен иреккә чыгарды, 4.4.2007

6
Кыргызстан: Oппозиция Бишкәктә президент Бакыевның урыныннан китүен таләп итеп урам җыенын уздырды, 16.4.2007

7
Русия: Халык элекке Русия президенты Борис Ельцинны соңгы юлга озата, 23.4. 2007

8
Украина: Кырым татарлары Совет заманында сөргенгә җибәрелү вакытларын кайгы белән искә ала, 18.5.2007

9
Гыйрак: Багдадта Әл-Әзһәр мәчетенә сугышчылар тарафыннан һөҗүм ясалды, 13.6.2007

10
Русия: Русия 2014 елгы кышкы олимпиа уеннарын Сочида уздыру бәйгесендә җиңде, 5.7. 2007

11
Грузия: Полиция Тифлис үзәгендә протест чараларында катнашучыларны тарату өчен газ бомбасы кулланa, 7.11.2007

12
Русия: Краснодар төбәгенең Кара диңгез ярларында көймәнең казага очравы табигатькә зур зарар китepде, 11.11.2007

13
Пакыстан: Oппозиция җитәкчесе – элекке премьер Биназир Бһутто үтерелде, 27.12.2007