Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат Көньяк Америка һәм Африкага сәфәрдә


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Латин Америкасындагы һәм Көнбатыш Африкадагы 5 дәүләткә сәфәргә чыгып китте.

Бразилия, Венесуела һәм Боливиядә булганнан соң ул Көнбатыш Африка илләре Сенегал белән Гамбиягә барачак.

Бразилиядә Иран президенты технология, нефть чыгару һәм галәмне үзләштерү өлкәләрендә хезмәттәшлек турында сөйләшер дип көтелә.

Боливия президенты белән хосусый очрашудан соң икеяклы килешүләр дә имзаланачак.

Венесуелада аны АКШка каршы чыгучы президент Уго Чавес кабул итәчәк.
XS
SM
MD
LG