Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда чик хезмәткәрләрен ришвәт алуда гаеплиләр


Татарстанда чик хезмәтендә (таможня) эшләгән югары дәрәҗәле хезмәткәргә каршы җинаять эшләре ачылган.

"Казан" һава аланындагы махсус чаралар бүлеге тикшерүчеләре Светлана Класен һәм Александр Храмовны ришвәт алуда гаеплиләр.

Алар тикшерелергә тиешле товарларны карамыйча кертеп җибәрү өчен акчалар алган булган, дип бара прокуратура вәкилләре.

Тикшерүчеләр чик буе хезмәтендә махсус төркем эш иткән дип фаразлый. Җинаять эше кысаларында тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG