Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцариядәге узышларны Русия ватандашлары оештырган


Швейцариядә кыйммәтле машиналарда куышып йөргән һәм казага эләккән яшь кешеләрнең барысы да Русия ватандашлары булган.

Моны Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Андрей Нестеренко раслады. Аның сүзләренчә, тикшерү сере сәбәпле бу хәл турында мәгълүмат чикләнгән күләмдә бирелә.

Шушы көннәрдә 4 яшь кеше ресторанда ашап-эчеп чыкканнан соң, кыйммәтле машиналарда Женевадан чыгу юлында узышлар оештырган булган. Кайбер урыннарда алар сәгатенә 220 км тизлеге белән барган, дип яза мәгълүмат чаралары.

Куып барган машиналарның берсе 70 яшьлек алман кешесенең машинасына бәрелгән. Ул авыр хәлдә хастаханәгә салынган. Икенче машинаның йөртүчесен дуслары алып киткән.

Казага бәйле булган кешеләрнең исемнәре яшерелсә дә, Швейцария газеталарында аларның гаилә исемнәре басылып чыкты. Шулай итеп Женева янындагы узышларны Бабаев, Миронов һәм бертуган Исмаиловлар оештырган, дип әйтелә.
XS
SM
MD
LG