Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гурцкаяны үтерүдә милиционер Ибраһимовны гаеплиләр


Милициянең элекке хезмәткәре Әнвәр Ибраһимовка рәсми рәвештә Абхазия кешесе Эдуард Гурцкаяны үтерүдә гаепләү белдерелгән.

Русия прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин әйткәнчә, Ибраһимовны эш вәкаләтләрен арттыру, кешенең үлеменә китергән авыр җәрәһәтләр ясауда гаеплиләр.

Душәмбе кичендә милиция хезмәткәрләре эчкән килеш Абхазия кешеләрен кыйнаган, соңыннан аларның берсе үлгән.
Ибраһимов һәм тагын ике милиционер сишәмбе көнне тоткарланган иде. Аларны шундук вазыйфадан да азат иттеләр.

Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү идарәсе башлыгы кыйнаулардан үлгән Эдуард Гурцкая туганнарының кайгысын уртаклашты.
XS
SM
MD
LG