Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортазин хөкем көтә


Ике көн укылганнан соң, 25 ноябрьдә Казанның Киров районы мәхкәмәсендә Ирек Мортазинга карата хөкем карары чыгарылырга тиеш иде. Бу эш пәнҗешәмбегә калдырылды.

Билгеле булганча, Татарстан президентының элекке матбугат сәркатибе Ирек Мортазин, Миңтимер Шәймиевнең исемен пычратуда, гайбәт һәм ялган таратуда гаепләнә. Узган елның 12 августында ул президентның үлеме турында хәбәр таратты. Дәүләт гаепләүчесе мәхкәмәдән Мортазинны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый.

Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Алексей Кочемасов ике көн дәвамында иртәнге уннан кичке алтыга кадәр хөкем карарын укый. Мортазинга бу карар яхшы таныш, чөнки укылганның күп өлеше аның үз китабыннан алынган. Шулай ук биредә шаһитләр биргән күрсәтмәләр телгә алына. Мәсәлән, Мортазин үз китабында Шәймиевне киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаган сәясәтче дип атый, аның КПСС тарала башлагач аннан чыгуын әйтә. “Вечерняя Казань” басмасы журналисты Марина Юдкевич фикеренчә, бу язулар гадәти сәяси күзәтүләр кебек кабул ителә. Бары тик прокуратура гына бу язуларны криминальләштерә, ди ул.

Экспертиза исә, Мортазинның “Миңтимер Шәймиев: последний Президент Татарстана” китабында язылганнарны кеше хокукларын боза дип бәяли. Президент Шәймиев исә, зыян күрүче буларак биргән күрсәтмәсендә Мортазин язганнары тәнкыйть кенә түгел, ә ялган дип атый. Әлеге эш буенча шаһит булып баручы кайбер кешеләр фикеренчә исә, Мортазинның бу гамәлләреннән президент кына түгел, ә бөтен Татарстан халкы зыян күргән.

Гаепләнүче Ирек Мортазин исә: “Мәхкәмә нинди карар чыгарса да, үз гаебемне танымыйм”, ди.

Ирек Мортазин хөкем көтә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:57 0:00


“Мәхкәмә утырышында үземнең соңгы сүземдә әйткән сүзләрне кабатлыйм. 30нчы елларда СССРда репрессияләр бөтенесе бервакытта башланган. Һәм ул вакыттагы беренче мәхкәмә карарларының авторын табу мөмкин хәл түгел. Бүген хакимиятне социаль төркем буларак кабул иткән хөкемдар Алексей Кочемасов тарихка кереп калачак. Моны мин аның үзенә дә әйттем. Киров районы мәхкәмәсе мондый карар чыгарса, бу Русия төбәкләрендә күп кенә мәхкәмә эшләренең кабаттан карала башлауга этәргеч була ала. Чөнки мине кулга алалар икән, хакимияткә тәнкыйть сүзен әйткән һәркем төрмәгә утыртылырга тиеш. Мин мәхкәмә чыгарган теләсә нинди карарга әзермен. Үземне барыбер гаепле дип санамыйм. Бүген мәхкәмә утырышының 56 көне, мин моны абсурд театры дип атыйм”, ди Ирек Мортазин.

Мортазин мәхкәмә карары укылган залдан ирекле рәвештә, әллә кулга алынып чыгарылырмы, монысы 26 ноябрьдә билгеле булачак. Гаепләнүче үзе, мөгаен яңа елны рәшәткә артында уздырырга туры килер, ди. Димәк, шартлы җәзага ышанмый. 3,5 төрмә газабы бирелсә, ул бу карар белән килешмичә, югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген әйтте. Мортазин сүзләренчә, кассация шикаяте инде әзер.
XS
SM
MD
LG