Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мәйдан”ның гыйнвар саны экстремистик дип бәяләнде


Уфаның Киров районы мәхкамәсе “Мәйдан” газетының гыйнвар аендагы чыгарылышын экстремистик басма дип бәяләде.

Башкортстан прокуратурасының интернет сәхифәсендә белгечләр тикшерүе нәтиҗәсендә “Мәйдан”ның гыйнвар чыгарылышында кешенең диненә карап өстенлеккә ия булуы, Русиянең конституцион корылышын һәм бербөтенлеген җимерү кирәклеге турында язылганлыгы ачыкланды диелә.

Мәхкамә карары газетның бу чыгарылышын эктсремистик материаллар исемлегенә кертү өчен Русия Юстиция министрлыгына җибәрелә.
XS
SM
MD
LG