Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аякны юрганга карап сузасы


Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Башкортстанда 2010 елга кабул ителгән бюджет күләме белгечләр арасында күп сораулар уятты. Киләсе ел бюджетының 13 миллиард сум дефицит белән кабул ителүе сәбәпче моңа.

26 ноябрь көнне Уфада Башкортстанның дүртенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтайның унтугызынчы утырышы булып үтте.
Депутатлар кырыкка якын мәсьәләне карады, дистәләрчә канунны тикшерде, кайберләрен кабул итте.

Утырышта төп мәсьәлә булып “Башкортстанның 2010 елгы бюджеты турында” канун өлгесен тикшерү кертелгән иде. Алдан тиешле комитетның яхшы әзерләнүе аркасында, бу мәсьәлә әлләни озак вакытны алмады. Башта депутатлар аны икенче укуда, аннан соң шунда ук өченче укуда да кабул итеп куйды. Беренче укудан соң бюджетка 100гә якын төзәтмә кертелүе турында әйтелде.

Киләсе елга Башкортстан казнасы 13 миллиард сум дефицитлы булачак. Гомум керемнәр 63 миллиард 745 миллион сум күләмендә билгеләнсә, чыгымнар 76 миллиард 745 миллион сум күләмендә булачак дип белдерелде.

Аладгы елда хәлләр бик шәптән булмаячагы быелгы бюджет күләме белән чагыштырып караудан да күренә. 2009 елга бюджет 6 миллиард сум дефицитлы булачак дип кабул ителгән иде. Шул ук вакытта гомум керемнәр дә 87 миллиард сум күләмендә фаразланды. Шулай итеп киләсе елга гомум керемнәр күләме быелгы белән чагыштырганда 24 миллиард сумга азрак булачак.

Киләсе елга күзалланган гаять зур дефицит күләме килеп чыгуда Уфадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин Башкортстан хакимиятләрен гаепли. “Республика җитәкчеләре, үз булдыксызлыгын каплау өчен, шулай зур бурычка бата һәм киләчәк буыннар турында уйламый, - ди Ринат Гатауллин – Быел Башкортстан үзенең ягулык-энергетика тармагын Мәскәүгә сатудан 2 миллиард доллардан артык акча алырга тиеш иде. Ул акчалар турында берни ишетелми. Ә бит бу акчалар Башкортстанның 5 еллык бюджет дефицитын капларга җитәр иде”.
XS
SM
MD
LG