Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция АвтоВАЗ һәм "Көньяк агым" да катнашачак


Русия премьер-министры Владимир Путин, Франциядә премьер-министры Франсуа Фейон белән имзаланган килешүләрне, ике яклы мөнәсәбәтләрдә зур алга китеш, дип бәяләде. Аерым алганда "Газром" һәм "Электристие де Франс" ширкәтләренең үзара килешүен атады. Франция ширкәте "Көньяк агым" газ үткәрегечен төзүдә катнашырга җыена.

Шулай ук “Рено” концернының АвтоВАЗ ширкәтен үзгәртеп коруына өлеш кертүе турында да кәгазьләр имзаланды. "Рено" АвтоВАЗга технологияләр алып киләчәк һәм Тольятидагы автомобиль җитештерү корылышын өлешчә үзләренең машиналарын җыю өчен файдаланачак дип көтелә.
XS
SM
MD
LG