Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран тагын 10 атом корылышын төзергә җыена


Халыкара мәгълүмат чаралары, Иран хөкүмәте илнең атом агентлыгына кичекмәстән 5 корылышны төзи башлау күрсәтмәсен бирде. Тагын 5сен алдагы ике айда сала башлау планлаштырыла.

Парламент вәкилләре якшәмбе көнне Иран хөкүмәтенә БМОның Халыкара атом агентлыгы белән хезмәттәшлекне нык кына киметү таләбе белән чыкты.

Иран парламенты башлыгы Али Ларижани Атом агентлыгы Көнбатыш җитәкчеләрен тыңлап, Тәһранга басым ясауны дәвам иттерсә, хезмәттәшлек киселергә мөмкин дип белдергән иде.

Элегрәк атом программаларын күзәтүче шушы Агентлык үзенең карарында Иранны хөкем итеп чыккан иде һәм яңа гына ачыкланган уран баету корылышын ябырга таләп иткән иде.

Шимбә көнне Иранның вәкиле, ил бернинди куркынычларга карамастан, атом программасын үстерәчәк, диде.

XS
SM
MD
LG