Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең милли сәясәте Казанда тикшерелә


29 ноябрьдә Казанда РФ төбәкләр министрлыгы оештырган форум башланды. 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк бу җыенда Русиянең федераль милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре, Русия хөкүмәтенең һәм Татарстан җитәкчелеге вәкилләре катнаша.

Портфельсыз министр Владимир Зорин җитәкчелегендәге милли мәсьәләләр министрлыгы һәм федераль милли-мәдәни мохтариятләрнең Русия хөкүмәте каршындагы консультатив шурасы таркатылганнан соң, милли сәясәт турында сөйләшкән, сораган һәм җавап биргән кешеләр сирәк очрый. Соңгы елларда, бигрәк тә милли сәясәт концепциясен тикшереп, тетмәсен теткәннән соң, бу мәсьәләгә кагылучылар бөтенләй юк дияргә була.

Россияннар милләтен оештыру шигарьләре ишетелсә дә, әллә ни алга китеш күренми. Әмма милли сәясәт турында онытканнар, яки ул бөтенләй юк, дип санаучылар ялгыша. Чөнки төбәкләр министрлыгында милләтләр белән шөгыльләнүче департамент бар, ул бер дә тик ятмый, Дәүләт Думасындагы милләтләр комитеты белән бергәләшеп төрле кәгазьләр яза, киңәшмәләр үткәрә.


Якшәмбе көнне Казан милли-мәдәни үзәгендә ачылган форумда катнашучыларга берничә китап, статистик мәгълүматлар белән тулы кечкенә папкалар тараттылар. Шулар арасында Русия халыкларының милли-мәдәни мохтариятләренең исемлеге, аларның җитәкчеләренең телефон, эш урыннары күрсәтелгән белешмәләр дә бар. Хәтта Русия халыкларының мәдәниятләре һәм диннәре атласы да төзелгән икән. Матур рәсемнәр, саннардан һәм карталардан торган бу китапны ачсаң, нанайлар, удэгейлар һәм орычларны кайда күпме яшәвен дә беләсең. Татарлар 90нчы биттә күрсәтелсә, башкортлар 92нче биттә, ә себер татарлары 106нчы биттә күрсәтелгән. Сәясәт барлыкка бар ул, әмма аны кем ничек итеп ясый соң?

Бу хакта пикетларда, сәяси митингларда кайнар каһәрләүләр, Русия хакимиятен кискен тәнкыйтьләгән мәкаләләр еш очраса да, бу хакта җитди сөйләшергә сәбәп һәм урын булырга тиештер. Бу юлы шундый форсат Казанда бирелде. Утырыш алдыннан Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга белдерү ясады. “Форумның Казанда оештырылуының сәбәбе – Татарстандагы милли тотрыклык, төрле милләтләрнең үзара тату яшәве, Казанның 1000 еллыгын үткәрү тәҗрибәсе, Универсиадага әзерлек”, диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Бу җыен шактый җитди булырга охшый. Анда төбәкләр министрлыгының департамент җитәкчесе Александр Журавский, Русия хөкүмәте, Дәүләт Думасы һәм федераль министрлыкларның аппаратларының, төрле төбәкләрнең хакимият вәкилләре катнаша. Һәм 180 милләт яшәгән Русиянең 18 милләте төзегән федераль милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре, Татарстан хакимиятенең дәрәҗәле вәкилләре дә монда.

Арада Владимир Зорин һәм Ольга Артеменко кебек белгечләрнең булуы җитди бәхәсләргә дә урын калуына өмет уята. Удмуртия, Ульян, Мордовия татар мохтариятләренең җитәкчеләре дә монда.


Форумның пленар утырышын ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның милли сәясәте, дәүләт белән милли оешмаларның хезмәттәшлеге турында сөйләде. Русия төбәкләр министрының урынбасары Максим Травников алдан игълан ителсә дә, Казандагы форумга килергә мөмкинлек тапмаган. Шуңа күрә Русия хакимиятенең иң зур дәрәҗәдәге вәкиле буларак Александр Журавский чыгыш ясады.

Элегрәк Казандагы православ семинариясен тәмамлаган бу егет шактый зур гыйлем һәм тәҗрибә туплаган. Русиянең милли сәясәте турында ул конкрет саннар, фактлар белән дәлилләп сөйләргә тырышты.


Дәүләт Думасының милләтләр комитеты аппараты, Идел буе федераль округы җитәкчесе исеменнән сәламләү чыгышлары җиткерелгәч, сүзне элекке министр, хәзер Русия фәннәр Академиясенең этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин алды. Аның чыгышы да, мохтариятләр белән дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне тәнкыйтьләгән Михаил Членовның нотыгы да шактый хикмәтле һәм тирән фикерле иделәр. Хакимиятне тәнкыйтьләгән чыгышларга шунда ук Алексанр Журавский аңлатмалар биреп утырды.

Шулай итеп, пленар утырышта ук Русиянең милли сәясәте, төрле милләт вәкилләренең дәгъвалары турында бәхәсләр башланып китте. Форумның калган ике көне Казан читендәге Кече Клыки авылында урнашкан “Регина” кунакханәсендә үтәчәк. Моның хикмәте шул – милли-мәдәни мохтариятләрнең дәүләт белән хезмәттәшлеге турындагы беренче федераль форумны оештыру тәкъдимен Русия яһүдләренең федераль милли-мәдәни мохтарияте күтәреп чыккан.


Әлеге мохтариятнең җитәкчесе, шул кунакханәнең хуҗасы, Казан эшмәкәре Михаил Скоблионок үз мөмкинлекләрен дә файдаланып, шушы зур чараны оештыруда катнаша. Русия татарларының федераль мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов та форумга чакырулы һәм чара кысаларында узачак түгәрәк өстәлләрнең берсен алып барачак.

Рәсми хакимият һәм милли эшләр белән шөгыльләнүче белгечләрнең милли сәясәт турында җитди фикер алышуы яңалыклар китерер дип көтелә. Мәсьәләнең актуальлеген искә төшереп торасы юк, Владимир Зорин бу хакта сөйләгәндә, “Невский экспресс” поезды фаҗигасенең сәбәпләренең милли эшләргә бәйле булуын, киләсе елда үтәчәк җанисәпкә әзерлек кирәклеген әйтеп китте. Шулай шул, милли сәясәт уен эш түгел. Форум турында башка хәбәрләр дә шуны раслый.
XS
SM
MD
LG