Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Швейцариядә мәчет манараларын тыюны дискриминация дип бәяләде


БМОның кеше хокуклары идарәсе башлыгы Нэви Пиллей Швейцариядә мәчет манараларын тыю ул дискриминацион карар дип белдерде.

Пиллей шулай ук Швейцариядә якшәмбе көнне референдумда мәчет манараларын тыю карарын “чит ил кешеләренә каршы курку таратучы” һәм җәмгыятьне “тирәннән бүлүче” карар дип атады.

Милләтче фиркаләр хуплавы белән үткәрелгән ул референдумда катнашкан сайлаучыларның 57 проценты яңа мәчет манаралары төзүгә каршы тавыш бирде.

Европа Шурасы да бу тыюны хөкем итеп халыкара килешүләрдә беркетелгән төп хокуклар мәсьәләләрен референдумга чыгарырга ярыймы дигән сорау күтәрде.

Мөселман дәүләтләр Швейцарияне чыдамсызлыкта гаепләде.
XS
SM
MD
LG