Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Әфганстанга өстәмә 30 мең хәрби җибәрергә җыена


АКШ президенты Барак Обама Талибан һәм әл-Каидә белән сугышу өчен Әфганстанга өстәмә 30 мең хәрби җибәрү турында карар итүен белдерде.

Обама моны Чәршәмбегә каршы кичтә Нью-Йорк штатының Вест Поинт хәрби академиясендә ясаган еллык чыгышында әйтте.

Обама шулай ук АКШ хәрбиләренең Әфганстаннан 2011 елның июлендә үк китә башлавы мөмкинлеген дә белдерде.

“Кораллы көчләр башлыгы буларак мин Әфганстанга өстәмә 30 мең АКШ хәрбие җибәрү илебез мәнфәгатьләре өчен зарур дип тәгаенләдем. 18 айдан соң гаскәрләребез илгә кайта башлаячак. Инициативаны кулга алу, шул ук вакытта әфганнарның мөмкинлекләрен безнең көчләр аннан китә алырлык итеп үстерү өчен безгә шул ресурслар кирәк,” – диде Обама.

Саклану министры Роберт Гейтс өстәмә хәрбиләрнең Әфганстанга 2-3 атнадан китә башлаячагын белдерде.

Өстәмә 30 мең хәрби җибәргәннән соң Әфганстанда АКШ хәрбиләре саны 100 меңгә якынлашачак.
XS
SM
MD
LG