Accessibility links

Пакстан мәчетенә һөҗүмдә дистәләрчә кеше һәлак булды


Пакстанның Равалпинди шәһәрендә кораллы кешеләр җомга намазы вакытында бер мәчеткә һөҗүм итеп дистәләрчә кешене үтерде һәм яралады.

Рәсмиләр әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр мәчеттәге халыкка утлы коралдан аткан, гранаталар ташлаган, аннан соң үз-үзләрен шартлаткан.

Җирле киңкүләм мәгълумат чаралары хәбәр итүенчә, һәлак булган 35-ләп кеше арасында 2 генерал һәм тагын берничә хәрби офицер да бар.

Полиция хәрби бараклар янындагы ул мәчеттә һөҗүмгә дучар булучыларның дистәләрчә солдат һәм югары офицерлар булганлыгын белдерә.

Башкала Исламабадтан берничә генә чакрымдагы Равалпиндида Пакстанның баш хәрби идарәсе урнашкан.
XS
SM
MD
LG