Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама дөньяның җылынуына багышланган халыкара саммитка соңгы көнне барачак


АКШ президенты Барак Обама Копенгагенда 7-18 декабрьдә узачак дөньяның җылынуына багышланган халыкара саммитта катнашу планын үзгәртте.

Ак йорт вәкиле хәбәр итүенчә, Обама Дания башкаласына алдан планлаштырганча 9 декабрьдә түгел, ә 18-е барачак.

Анда шулай ук 60тан артык ил җитәкчесенең килүе көтелә.

Әлеге саммитта дөньяның җылынуына каршы күреләчәк чаралар турындагы килешүнең төп нигезләре каралырга тиеш.
XS
SM
MD
LG