Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге җинаять эшен тикшерү барышында 5 кеше кулга алынган


Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, Пермьдә янгында 105 кеше үлгән, 128-е төрле җәрәхәтләр алган. Әлеге мәгълүматны прокуратура каршындагы тикшерү комитеты да раслады.

Җинаять эшен тикшерү барышында 5 кеше кулга алынган.

Янгын чыккан төнге күңел ачу үзәгендә барлыгы 250 кеше булган.

Русия президенты Дмитрий Медведев барлык зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде. Гаеплеләргә карата каты чаралар күрергә кирәклеген әйтте.
XS
SM
MD
LG