Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тагын бер руханига һөҗүм ясалган


Мәскәү – Мәскәүнең Фома чиркәвенең тагын бер руханиенә һөҗүм ясалган.

Күптән түгел бу чиркәүнең атакае Даниил Сысоев атып үтерелгән иде.

Шимбә көнне шул ук чиркәү рухание Виталий Зубковка һөҗүм ясалган. Рухани чиркәүгә барганда өч кеше йөгереп килеп аны кыйный башлаган.

Зубков Сысоев атакайның дусты һәм фикердәше булган. Үзенә ясалган һөҗүмне ул Сысоевның үтерелү эше белән бәйли.
XS
SM
MD
LG