Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шойгу кеше күпләп җыелган урында пиротехника куллануны тыярга чакырды


Мәскәү – Русиянең гадәттәнтыш хәлләр министры Сергей Шойгу кеше күпләп җыелган урыннарда пиротехника куллануны тыярга чакырды.

Якшәмбедә Мәскәүдә үткән селектр киңәшмәсендә Шойгу, янгыннан саклану таләпләрен кырыслату чаралары күреләчәк, диде.

Шойгу сүзләренчә, гадәттәнтыш хәлләр һәм эчке эшләр министрлыгы “Хромая лошадь” шикелле күңел ачу урыннарын тикшереп чыгачак.

Яңа ел бәйрәме якынлашуын искә алып, төбәкләрдәге гадәттәнтыш хәлләр үзәкләренә күрсәтмәләр җибәрелгән.
XS
SM
MD
LG