Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казначылар казна талаган


Русия Федераль казначылыгының Башкортстан идарәсенең элекке җитәкчесе белән аның урынбасары өстеннән җинаять эшенә мәхкәмә карарлары игълан ителде.

Русия Федераль казначылыгының Башкортстан идарәсе җитәкчесе Рената Скворцова белән аның урынбасары Наталья Дмитриева зур күләмдә казна акчаларына аю мае сөртүдә гаепле дип табылды. Әлеге эш Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә каралды. Башкортстан казначылыгы түрәләре мутлашуларда һәм бюджет акчаларын шәхси мәнфәгатьләрендә куллануда гаепләнә.

Мисал өчен, казначылык җитәкчесе урынбасары Наталья Дмитриева берничә ел эчендә 4 миллион сумга якын акчаны үзләштерүдә шикләнелде. Баш җитәкче Рената Скворцова белән аның берничә җинаять гамәле кылу очрагы ачыкланган иде.

Рената Скворцова исә, урынбасары мутлыкларына күз йомып кына карамаган, ә үзе дә аңа булышлык иткән. Ә 2007 елда Рената Скворцова, үзенең урынбасары белән, Австриягә шәхси сәяхәткә бара һәм барлык чыгымнарны бюджет исәбеннән каплата. Бармаклары үз ягына кәкре булган түрәләр өстеннән мәхкәмә карары шундый – Наталья Дмитриева алдагы 6 ел гомерен колониядә үткәрәчәк. Ә Рената Скворцовага 4 ел шартлы хөкем карары чыгарылды. Аның ике елын сынау рәвешендә үтәчәк ул.
XS
SM
MD
LG