Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Хәләл җитештерү паркын оештырырга җыеналар


“Линова” исламча банк эшләре һәм инвестицияләр ширкәте Хәләл сәнәгать паркын оштырырга җыенуы турында белдерде.

Татарстанның Балтач районында төзеләчәк оешмада мал үрчетә торган эшмәкәрләр итләрен шушы хәләл паркка китереп торыр, иттән казылык һәм башка ит товарларын ясаучы эшмәкәрләргә дә итне алырга урын булыр, дип әйтә проект авторлары.

Проектка шушы инвестиция ширкәте акча кертергә җыена, әмма башка ширкәтләргә дә хезмәттәшлеккә юллар ачык, ди “Линова” ширкәте вәкилләре
XS
SM
MD
LG