Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан эшмәкәрләре каршылык чарасына чыкты


Халыкара кеше хокукларын яклау көнендә Казан эшмәкәрләре каршылык чарасына чыкты. Кече һәм урта эшмәкәрлек гильдиясеннән 40 лап кеше Ирек мәйданында җыелды. Алар Татарстанда кеше хокуклары бозыла дип санап, бу мәсьәләгә игътибарны җәлеп итәргә теләде, дип яза “Бизнес газета”.

Гильдия башлыгы Дмитрий Бердников, Казанда Кеше хокуклары декларациясенә багышлап чаралар беркайчан да үткәрмәгән булган, дип аңлатты. Бу документ хезмәт, иминлек, сәяси иреклекләргә хокукларны гарантияли. "Бу хокуклар кысыла һәм кешеләр аларның яклана алуына ышанмый", ди.

Урам җыенына чыккан кешеләр арасында, кече бизнесе өчен җир тәкъдим итү кагыйдаләре белән килешмәгән киосклар хуҗалары да бар иде, дип яза “Бизнес газета”.
XS
SM
MD
LG