Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: АКШ гаскәрләре Әфганстаннан 2011 елда чыгарыла башлаячак


АКШ президенты Ослода чыгыш ясаганда Әфганстаннан АКШ гаскәрен чыгаруны 2011елның июлендә башлау турындагы карарның кабул ителүе турында белдерде.

Нобель тынычлык бүләген алганнан соң чыгыш ясаганда Обама, карар кабул ителгән, әмма гаскәрләрнең чыгару тәртибе һәм башка детальләр Әфганстандагы вәзгыятькә бәйле булачак, диде.

Үткән атнада Барак Обама Әфганстан өчен яңа стратегия турында игълан итте. Аңа караганда, бу илгә өстәмә 30 мең хәрби җибәрү каралган.
XS
SM
MD
LG