Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәҗрибә алмашу бәясе - төрмә


Амур өлкәсенең Благовещение шәһәре мәхкәмәсендә Казан түрәләре эше каралып бетте. Дәүләт гаепләүчесе мәхкәмәдән Минкина, Белов, Тураевны 4,4 елга, Титовны 4 елга, Гайнетдиновны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Казан түрәләре исә, үз гаепләрен танымый.

Гаепләнүче Амур өлкәсе хөкүмәте җитәкчесенең элекке урынбасары Гүзәлия Минкина, элекке торак коммуналь хуҗалыгының министры Андрей Белов, элекке авыл хуҗалыгы министры Николай Титов, тарифлар һәм дәүләт заказы идарәсе башлыгы Әнвәр Гайнетдинов, элекке сәламәтлек саклау министры Рамил Тураев хәзер хөкем карарын көтә. Ул яңа ел алдыннан, 28 декабрьдә чыгарылыр дип көтелә.

Билгеле булганча, бу төркем 2007 елда эшлекле сәфәргә сылтап, Камчаткага ял итәргә баруда гаепләнә. Янәсе алар, Амур өлкәсе хастаханәсе хисабына очкычта очкан. Соңрак Казан ширкәтеннән бу хастаханә хисабына 800 мең акча күчерелгән.

Гаепләнүчеләрнең яклаучысы Айрат Хикматуллин, әлеге сәфәрнең эшлекле булуында шик юк, ди. Аның сүзләренчә, түрәләр Камчаткада хөкүмәт вәкилләре белән очрашкан, шәһәрнең тарихи урыннары белән танышкан. Җитәкчелекнең хастаханә очкычында очуында да җинаять эше кузгатырлык канун бозу юк, ди ул. Хастаханәгә бу акчалар кайтарылмаган очракта да, бу бары тик бюджет акчаларын тиешле максатта кулланмау мәддәсенә карый. Әмма биредә миллион ярым сумнан артык акча турында сүз барганда гына, җинаять эше кузгатырга була.

Шулай ук Хикматуллин, гаепләү кәгазендә дәлилләнмәгән фактларның булуын әйтә. Аның сүзләренчә, гаепләнүчеләр “термаль су белән тутырылган бассейннарда коенмаган, базарларга чыгып әйбер сатып алмаган, кызыл икра ашамаган. Болар барысы да ялган”, ди яклаучы.

Яклаучы як, бөтенләй бу җинаять эшенең башлануы канунсыз, ди. Чөнки аны югары белеме булмаган тикшерүче ачкан. Ә белемсез, аның хокук саклау идарәләрендә эшләргә хакы юк, ди Хикматуллин. Шуңа да ул, мәхкәмәне, гаепләүчеләргә карата башланган эшне туктатуны сорый.

Казаннан Амурга эшләргә киткән түрәләр, бертавыштан, үзләренең гаепсез булуларын әйтә. Мәхкәмә утырышында яңгыраганча, алар үзләренең бу өлкәгә эшләргә килүләрен һәм халыкка хезмәт итүләрен ассызыклый.

Дәүләт гаепләүчесе исә, түрәләргә җәза бирүне сорый. Аның фикеренчә, Минкина, Белов, Тураев 4,4 елга, Титов 4 елга, Гайнетдинов 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителергә тиеш. Хакыйкатьнең кем ягында булуын мәхкәмә хәл итәчәк.
XS
SM
MD
LG