Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һолландиядә "кәҗә гриппы" чыккан


Мәгълүмат чараларында Һоландиядә гриппның яңа төре чыгуы турында хәбәрләр чыкты. Кәҗәдән кешегә күчә торган бу вирусны инде 2300 кеше йоктырган, 6 кеше үлгән, дип яза чит ил матбугаты.

"Кәҗә грипп"ы бик тиз тарала, Һолландия хөкүмәте вирусның таралуын кисәтү максатыннан, 20 мең кәҗә һәм сарыкны юк итәргә таләп итә. Илнең авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, яңа чир илдәге 350 ферманың 55-ндә бар.

"Кәҗә гриппы"н эләктергән кешенең тамагы шешә, хәле бетә, башы авырта, температурасы күтәрелә. Әгәр авыру дәваланмаса, үпкә ялкынсынуы килеп чыгарга мөмкин.

Шул ук вакытта "дуңгыз гриппы" эпидемиясе Русиянең 56 төбәгендә кими бара, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.
XS
SM
MD
LG