Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама белән Медведев атом коралы килешүе мәсьәләсендә фикер алышкан


Вашингтон – АКШ президенты Барак Обама шимбә көнне телефон аша Русия президенты Дмитрий Медведев белән атом коралы килешүе мәсьәләсендә фикер алышкан.

Бу турыда Ак Йорт рәсмие хәбәр итте. Аның сүзләренчә, президентлар сөйләшүләрнең барышы хакында фикер алышкан. Өстәмә мәгълүмат юк.

СТАРТ дип аталган стратегик коралны чикләү турында килешүнең мөддәте 5 декабрьдә чыкты.

Хәзер тарафлар шушы килешүгә алмашка киләчәк яңа килешү мәсьәләсендә сөйләшүләр алып бара.
XS
SM
MD
LG