Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга "Русия-2018" эксперт төркеме килә


Бүген Казанның футбол дөнья чемпионаты уеннарын кабул итү мөмкинлеген тикшерү өчен Татарстан башкаласына “Русия-2018” тәкъдим итү экспертлар төркеме килә.

Татар-информ язуынча, аларны кунакханәләр торышы, күнегүләр уздыру базалары һәм уеннар узу белән бәйле булган барлык нечкәлекләр кызыксындыра.

Русия футбол дөнья чемпионатын уздыру хокукын алса, Казан футбол матчлары узачак шәһәрләр исеменә керергә исәпли.

Футбол дөнья чемпионатын уздыру өчен Русиянең кимендә 10 шәһәрендә 40 мең урынлы стадион булырга тиеш. Шулай ук һава аланы, транспорт, кунакханә тармагы, иминлек, медицина хезмәтенең тиешле күрсәткечләргә туры килүе шарт.

Русиядән тыш, футбол дөнья чемпионатын уздыру өчен Англия, АКШ, Австралия, Япония, Индонезия, Испания-Португалия (бергә) һәм Һолландия-Бельгия (бергә) көрәшә. Уеннарның кайсы илдә узачагы 2010 елның декабрендә билгеле булачак.
XS
SM
MD
LG