Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Матвиенко эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган җыентык урланган


Петербурда берләшкән гражданнар фронты җитәкчесе Ольга Курносовадан губернатор Валентина Матвиенко эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган 10 мең данә җыентык урланган.

Курносова Мәскәүдән Петербурга кайтканда яңа гына басылган “Матвиенко. Нәтиҗәләр” дигән җыентык машинада вокзалга китерелергә тиеш булган. Әмма “Юность” кинотеатры янында билгесез кешеләр машинаны туктатып, йөртүче һәм оешманың матбугат хезмәткәрен аннан өстерәп чыгарып документларны да күрсәтмичә җыентыкны алып китәләр.

Курносова әйтүенчә, җыентыкта Матвиенко идарә вакытындагы кайбер нәтиҗәләр китерелә һәм алар бик аяныч. Шәһәрнең тарихи үзәге җимерелә, коррупция тамыр җәя, урта һәм кече бизнес үсешенә киртә куела.

“Без аларны саннарга нигезләнеп эшләдек”, ди Курносова.

Тиздән берләшкән гражданнар фронты җыентыкны ахыргача бастырып тәкъдим итү кичәсен уздырырга планлаштыра.

Курносова әйтүенчә, урланган җыентык нигезендә мәхкәмәгә шикаять итү файдасыз. Чөнки элегрәк инде ике тапкыр берләшкән гражданнар фронтының газетасы шулай урланган булган. Әмма җинаять эшен кузгатудан баш тартканнар.
XS
SM
MD
LG