Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО башлыгы Русиядә


НАТО генераль секретаре Фог Расмуссен бүген рәсми сәфәр белән Мәскәүгә барды. Ул анда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм президент Дмитрий Медведев белән очрашты.

Былтыр август аенда булып алган Грузия низагыннан соң, бу НАТО башлыгының Русиягә югары дәрәҗәдәге беренче сәфәре. Шул исәптән, рәсмиләр арасындагы сөйләшүләр халыкара җәмәгатьчелектә зур кызыксыну белән күзәтелә.

Русия тышкы эшләр министыры Лавров, Мәскәү белән НАТО арасында фикер аермалыклары зур булса да, НАТО һәм Русия бу низагын чишү юлында хезмәттәшлеккә әзер тора, дип әйтте.

Кремльдә көнүзәк мәсьәлә буларак яңа Европа иминлек килешүе тора. Расмуссен исә Мәскәүдән Әфганстандагы хәрби чараларга күбрәк яклау күрсәтүне таләп итә. Моңа өстәп НАТО башлыгының Русиядән хәрби корал таләп итәчәге белдерелә.

Август аенда Грузия белән Русия арасында булып алган низагтан соң, НАТО-Русия рәсми очрашуы узган атнада гына үтә алды. Мәскәү алга сөргән яңа иминлек килешүе тәкъдиме турында Расмуссен, аның Европа Иминлек шурасында карауның дөресрәк булачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG