Самар татар милли хәрәкәте өченче дистәне ваклый башлады
Узган еллар үкенерлек түгел. Дәртле, дәрманлы, кызу, уйчан, хисле, салмак, зыялы, ару белмәс, ата милләтче шәхесләр бергә тупланып алдагы елларга бер юнәлеш бирделәр. Кемдер янды. Кемдер көйде. Кемдер яңадан гына: “Болар нәрсә майтарырлар икән”, дип посып күзәтеп торды. Заман бүләк иткән вакытлы сәяси саба җилләрен табигый үсеш дип кабул итүчеләр вакыт-вакыт хискә бирелеп заманны уздырып кайнар нотыклар, түрәләрнең колакларын сындырырдай сүзләр сөйләп читлектәге татар кызулыгын мәйданнарда яңгыраттылар.
Милли хисләр упкынында алтын урталыкны саклап калырга җиңел түгел. Бигрәк тә изүне, кысуны, җәберне татыган шәхескә. Cамар татар милли хәрәкәте аша дистәләгән ир вә хатын, егет вә кыз узды. Кемдер вакытлыча ялтырап алды, ә кемдер йөкнең авырын тартып озак сәфәргә юл тотты.
Милли хәрәкәтнең эчендә кайнаган ир
Милли хәрәкәтнең башындагы шәхесләргә күз салсаң, аларның күбесе хөрмәткә лаек. Ләкин дә шул хөрмәтлеләр арасында олпатлар бар. Шундыйларның берсе – Равил Яһудин. Ул милли хәрәкәтнең эчендә кайнаган ир. “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятенең шура әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы.
Равил Яһудин – өч төбәкнең дәрәҗәле кешесе. Үзенең туган Ульян өлкәсендә мөхтәрәм ир, Самар төбәгенең мәшһүр татары һәм Казан сәхнәләреннән саллы фикерләр яңгыраткан милләтпәрвар.
Репрессия, подвал, пуля
Равил Яһудинның гомер юлы – ул үзе бер “мең дә бер кичә”. Равил Яһудинның әтисе Корбан бәйрәмендә туган ауылында атлы парад оештырган. Шуның нәтиҗәсе – репрессия, подвал, пуля. Большевистик атеизм чорында да динебез Ислам көймәсеннән төшмәгән Яһудиннар ничек инде бәхетле булмасыннар ди! Ходай Тәгалә сөйгән бәндәсенә күп нәрсә бирә.
Ходай биргән бәхетне саклый белүчеләр
Ходай Тәгалә Равилгә динебез Исламга ябышырлык акыл биргән. Равил егеткә асылташтай, күркәм холыклы, намазлык кошын, татар, инглиз, урыс телләрендә сөйләшүче саф татар кызы – Раузаны бүләк иткән. Рауза – татар хатыннарының асылы, милләтебезнең җәүһәре.
Самарда гомер-гомергә Равил һәм Рауза Яһудиннар йорты Казанның бер мәдәни үзәген хәтерләтте. Артистларның иң дәрәҗәлеләре Рауза Яһудина сыен күрде, Равил абыйның хөрмәтен татыды. Ул гомер-гомергә Равиленә патша игътибарын бирде. Равил әфәнде исә Рауза ханымга роза чәчкәсенә кунган күбәләккә карагандай хозурланды.
Безнең дәү әтиебез
Равил Яһудин Самар татар милли хәрәкәтенең дәү әтисе. Аның белән бергә эшләү еллары – безнең өчен үзе бер бәхет. Самар мэры Олег Сысуев кабинетында “Яктылык” мәктәбен ачу турында беренче сөйләшүләрне ул башлап җибәрде. Самар мэры Георгий Лиманскийның сикереп торып Равил абыйны ике кул биреп каршы алуларын күреп яшәдек. Самар губернаторы Константин Титовның бәйрәмнәрдә иң элек Равил Яһудин белән сәламлашуы күз алдыбызда.
Ә инде Казан түрәләре һәрвакыт аңа олуг игътибарда булдылар. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе академик Индус Таһиров аның белән даими фикерләшә иде.