Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкадагы көчле кар зур зыян китерде


AКШның төньяк көнбатышына яуган көчле кар илне үз тәэсиренә алды. 24 сәгать буена бер туктаусыз яуган кар Вашингтон һәм тирә яктагы вилаятьләрдә тормыш шартларын авырлаштыра. Кар сәбәпле электр баганалары ауды дистә мең кеше кичә кич белән утсыз калды. Шулай ук Вашиңтондагы Рейган һава аланында очкыч сәфәрләре туктатылды. Автобус сәфәрләре туктады. метролар эшләми башлады. 3 меңнән артык машина казага очраган һәм күп санда машинаның юлда калуы хәбәр ителә.

Виргиния штатында 3 кеше кар бyранында һәлак булган. Соңгы еллардагы күрелгән көчле кар сәбәпле күп кенә эш урына ябылган, кибетләрнең күбесе эшләми. Әлеге уңайсызлыкларга карамастан американнар яңа елга кар белән керүгә шат булуларын белгертә.

XS
SM
MD
LG