Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистайдагы хәлләр шәптән түгел


Нил Вәли
Нил Вәли

Чистай каласында яшәгән 65 мең халыкның 20 мең чамасы татар. Шуңа да карамастан, монда татар мәктәбе ачу мөмкин булмый. Ләкин 1991 елда Чистай Татар иҗтимагый үзәге 5нче санлы мәктәптә татар сыйныфлары оештыра. Быел биредәге татар сыйныфлары булган бердәнбер мәктәпне таркаталар. Чистайдагы кайбер милли хәрәкәт вәкилләре, мөселманнар эзәрлекләүләргә дучар ителә.

Чистай каласындагы татарча укыган балалар язмышы игътибарга лаек. Чөнки 18 ел яшәп килгән татар сыйныфлары бетерелә, балалар ана телендә укудан мәхрүм ителә. Югыйсә, әлеге сыйныфлар Чистайдагы татар баласына ана телендә белем алу өчен бердәнбер мөмкинлек була. Әлеге вәзгыять белән Чистай Татар иҗтимагый үзәге рәисе Нил Вәли көрәшкә чыга. Әлеге иҗтимагый оешма 1990 елларда ук монда балалар бакчалары, мәктәпләр белән эшләүне татарлыкны булдыруда иң мөһим юнәлеш итеп куя. Соңгы вакытта Чистай ТИҮенә хакимият тарафыннан зур комачаулыклар тудырыла башлаган.

“Без 1991 елда 5нче санлы мәктәптә татар сыйныфлары булдыруга ирешкән идек. Монда 1нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр татарча уку мөмкинлеге булды. Хәзер бу мәктәпне 18нче мәктәп белән берләштерделәр, 7нче мәктәп ясадылар. Элек татарча укыган балаларны урысча укучы сыйныфларга тараттылар.

Директор моны, янәсе, ата-аналар таләбе белән шулай эшләдек, дип аңлатырга маташа. Ә мин татарча укыган балаларның ата-аналарының өй адресларын сорадым, бу вакыйгада аларның фикерен белергә теләдем. Фикерләрен белү мөмкин булмады. Чөнки миңа бернинди дә адрес бирмәделәр, адрес бирү-шәхси эшкә тыкшыну, диделәр. Мәгариф идарәсендә дә, канун буенча адрес бирү каралмаган, диелде. Моңа кадәр миңа адреслар бернинди каршылыксыз бирелеп килде, югыйсә.

Аннан мин рәсми хат белән кабат мәгариф идарәсенә кердем һәм рәсми җавап-карар алдым. Җавапта, террорчылык вәзгыяте белән бәйләп, аңлатып, ТИҮне мәктәпләргә кертмәскә,дигән фикер әйтелгән иде. Мин урыс сыйныфларына таратылган балаларның, аларның ата-аналарының хокуклары, конституция бозылды, дип, прокуратурага яздым.Җаваптан күренгәнчә, канун буенча өй адресларын бирү каралмаган булып чыкты. Шулай итеп алар ТИҮне татар халкыннан аердылар, ТИҮ шундый хәлдә калды”, дип борчыла Нил Вәли.

Нил әфәнде фикеренчә, бу күренешкә 309нчы канун тирәсендәге гыйбарәләр этәргеч биргән. Чистай ТИҮе рәисе балаларның үзләре белән дә очрашып сөйләшергә теләгән, Алар белән дә очрашу, вәзгыятьне ачыклау мөмкин булмаган. “Татар һәм башка милләтләрне, урыслардан кала, кысрыклыйлар”, дип саный Н.Вәли һәм хәзер татар балалары хокукларын мәхкәмәдә эзләргә җыена.

Чистайда да эзәрлекләнүчеләр бар

“Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмә барышында Нил Вәли шушы вәзгыятькә дә тукталды. Аның әйтүенчә, Чистай ТИҮе эшендә катнашкан Рифкат Гобәйдуллинны мөселманлык юлы өчен эзәрлеклиләр. Ул Чистайдагы “Наз” ансамбленең музыка буенча җитәкчесе икән. Рифкат, берничә егет белән, моннан 5 ел элек, хакимияттән рөхсәт алмыйча, пикетка чыкканнар. Кулларында “Яшь мөселманнарны эзәрлекләүне туктатыгыз”, дигән язу булган.

”11 егетне мәхкәмәгә йөртеп, штраф салып азаплый башладылар. Монда аларга эшкә урнашу мөмкин түгел, шуңа читкә китеп эшләргә мәҗбүрләр. Тормышлары юк”, дигән фикердә Нил Вәли.

Нил әфәнде үзе дә шушы мәхкәмәләрдә катнашкан. 5нче мәхкәмәдә 18 яшьлек Илгиз Гыйззәтуллинны хөкем итеп, аны 4 айга колония-поселениега җибәргәннәр.

”Эзәрлекли башлаганда аңа 14 яшь чамасы иде Чистайда шулай итеп яшь мөселманнарны эзәрлеклиләр. Илгизнең яклаучысы аның бернинди җинаяте булмавын, белдерелгән 282 нче мәддәнең 1нче пункты буеча ул бернинди дә партия оештырмаган, 2нче пункт буенча бу эштә катнаша алмый, чөнки партия юк, дип, аны аклауны сорады”, ди ТИҮ рәисе төрмәгә озатылучы Илгиз хакында.

Прокурор 1,5 ел бирүне сораса, казый 4 ай колония-поселение карары чыгара Гыйззәтуллинга. Алда әйтеп кителгән “Наз” ансамбленең музыка җитәкчесе Рифкат Гобәйдуллинның өеннән үзенең һәм улы Салаватның компьютерларын хокук органнары алып чыгып киткәннәр. Ике компьютер да 1 елга якын вакыт узса да, кайтарылмаган әле.

"Тиздән мәхкәмә булырга тиеш, аталы-уллы хөкем каршына басачак. ФСБ яшьләрне куркыта, исламнан ерагайта. Мәхкәмәләрдә Милиция белән бергә телевидение операторлары керде һәм төшерделәр. Аны Чистай ТВ сыннан күрсәткәннәр,янәсе менә карагыз, нәрсә була канунны бозсагыз. Ә аларны канун бозган итеп күрсәткәннәр”, диде “Азатлык”ка Чистай ТИҮе рәисе Нил Вәли һәм Чистайдагы вәзгыятьнең яхшы булмавына ассызыклады.
XS
SM
MD
LG