Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Грузиядә совет чоры һәйкәлен җимерүне хөкем итә


Русия премьер-министры Владимир Путин Грузиядә совет чорындагы сугыш һәйкәленең җимерелүен тәнкыйтьләп чыкты.

Русия дәүләт телевидениесенә Путин бу гамәлне ике илнең уртак совет чоры мирасын юк итү тырышлыгы дип атады.

“Безнең белгечләр фикеренчә, бу һәйкәл сәнгать әсәре буларак бәяләнә. Әмма хикмәт анда түгел. Иң мөһиме бу элекке советлар берлеге халыкларының тарихи хәтереннән уртак үткәннәр, шул исәптән үткәндәге каһарманлыклар хатирәсен сөртү тырышлыгы. Әлеге һәйкәлне заманында бердәм ил булган дәүләтнең башкаласында – Мәскәүдә яңадан торгызу мөмкин дип саныйм”, - диде Путин.

Узган шимбә көнне Кутаисида яңа парламент бинасына урын ачу өчен 46 метр биеклектә булган Икенче дөнья сугышы һәйкәле җимерелде.
XS
SM
MD
LG