Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкамәсе: Лебедев канунсыз кулга алынган


Русия югары мәхкмәсе Юкосның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийның эшмәкәрлек партнеры Платон Лебедевны кулга алу канунсыз булган дигән карар чыгарды.

2 ел элек Европа кеше хокуклары мәхкамәсе Лебедевны кулга алганда һәм аны тикшерү изоляторында ябып тотканда аның хокуклары бозылган дигән карар чыгарган иде.

Заманында Русиянең иң бай кешесе саналган Ходорковский һәм Лебедев алдашу белән акча үзләштерүдә һәм салымнардан качуда гаепләнеп 8-әр елга төрмәгә ябылды.

Лебедевның адвокатлары бүгенге мәхкамә карарының Лебедев язмышына ничек тәэсмир итәчәген әйтү мөмкин түгел ди.
Ходорковский белән Лебедев хәзер кеше милкен үзләштерүдә дә гаепләнә һәм аларга өстәмә төрмә җәзасы яный.
XS
SM
MD
LG