Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторы Грузияне коралландырырга чакыра


АКШ Республикан партиясенең югары әгъзасы президент Барак Обама идарәсенә һәм НАТОдагы беректәшләргә мөрәҗәгать итеп Грузияне коралландыру мәсьәләсен карарга чакырды.

Сенатор Ричард Лугар хисабында былтыр Русия белән сугышта Грузиянең саклану мөмкинлекләре җимерелү аның яңа һөҗүмгә дучар булу мөмкинлеген арттырды диелә.

Бигрәк тә хисапта Грузиянең һава һөҗүменнән саклану һәм радар системнары җимерелү Тифлиснең илгә чит ил очкычлары керүен ачыклау мөмкинлекләрен бетерде диелә.
XS
SM
MD
LG