Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Тагил шахтасында шартлаудан 6 кеше һәлак булды


Свердлау өлкәсенең Түбән Тагил шәһәре янындагы шахтада шартлау нәтиҗәсендә кимендә 6 кеше һәлак булды һәм тагын 3 кеше югалды.

Өлкә эчке эшләр идарәсе әйтүенчә, шартлау чәршәмбе көндез, шахтада 134 кеше эшләгәндә булган. 125 кеше коткарылган.

Беренчел тикшерү нәтиҗәләренә караганда, шахта эшләрендә кулланыла торган шартлаткыч аны башка урынга күчергән вакытта шартлаган.
XS
SM
MD
LG