Accessibility links

Грузия белән Русия үзара чик капкаларын ача


Грузия тышкы эшләр министры урынбасары Нино Каландадзе Грузия белән Русия 3 ел элек ябылган Югары Ларс чик капкасын ачарга килеште дип белдерде.

Интерфакс агентлыгы Грузия белән Русия арасындагы Казбеги чик капкасының да ачылу мөмкинлеген белдерде.

Әлеге чик капкалары Грузиядән аерылырга теләүче Көньяк Осетия белән Абхазиягә туры килми.

Каландадзе чик капкаларының транзит өчен генә түгел, ә үзара сәүдәне яңарту өчен дә ачылуын белдерде.

Алар киләсе елның март аенда ук ачылырга мөмкин диелә.
XS
SM
MD
LG