Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан премьеры хушкүңелле


Раил Сарбаев
Раил Сарбаев

Башкортстан премьер-министры 2009 ел республика өчен уңышлы тәмамлана дип белдерә. Һәрхәлдә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, уңышлы ди ул.

Бу көннәрдә Башкортстан министрлыклары һәм оешмалары узып баручы елга хисап тота. Шушы уңайдан алар үзләренең быелгы елгы йомгаклау җыелышларын үткәрә. Республика премьер-министры Раил Сарбаев та, журналистлар белән аралашып, 2009 елның кайбер нәтиҗәләре турында мәгълүматлар бирде. “Дөньядагы икътисад төшенкелеге Башкортстанны да урап үтмәде, әмма без бу елны уңышлы гына үтеп барабыз”, - ди Раил Сарбаев.

Башкортстан икътисады быел әлләни зур югалтулар кичермәде дип әйткәндә, чагыштырмача дип өстәү дә кирәк, әлбәттә. Чөнки бәйсез икътисад белгечләре әйтүенчә, Башкортстан җитәкчеләре республикадагы хәлләрне бизәп, матурлап күрсәтергә ярата. Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин әйтүенчә, Башкортстанның сәнәгате дә, авыл хуҗалыгы да авыр чор кичерә һәм бу авырлыклар алдагы елларда тагын да артачак, ди ул.

Киләсе елга Башкортстан казнасы 13 миллиард сум дефицитлы булачак. Башкортстан парламенты тарафыннан гомум керемнәр 63 миллиард 745 миллион сум күләмендә билгеләнсә, чыгымнар 76 миллиард 745 миллион сум күләмендә булачак дип кабул ителде.
Киләсе ел бюджетының 13 миллиард сум дефицит белән кабул ителүе әлеге икътисадый төшенкелек шартларында бик үк уйланмаган гамәл, дип белдерә танылган галим Ринат Гатауллин. “Аякны юрганыңа карабрак сузасы иде”, - ди ул.
XS
SM
MD
LG