Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа елга иске проблемалар белән


Елы яңа булса да, проблемасы иске. Пәнҗешәмбе үзенең быелгы соңгы җыелышында Дәүләт Шурасы моңа тагын бер кат инанды. Җүләрләр һәм юллар белән беррәттән, шурага икенче елга тарифлар, алдаланган дольщиклар һәм билгесез бюджет проблемасын чишәргә кирәк булачак.

Бюджет куандыра

Күп тапкыр караганнан соң, быелгы соңгы утырышында, Дәүләт Шурасы ниһаять, киләсе елга республика бюджетын раслады. Ул сәясәтчеләр алдан фаразлап килгән кебек әллә ни куркыныч түгел. Башта республика җитәкчелеге бюджетка 65 миллиард керем, 85 миллиард чыгым булачак дип, 20 миллиард сум дефицит юраган иде.

Хәзер хәл үзгә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 2010 елда Татарстан бюджетына 111 миллиард керем һәм 123 миллиард сум чыгым булачак. Җитәкчелек дефицит 11 миллиардка төшкәнгә, Русия җитәкчелегенә рәхмәт укый. Чөнки Татарстан кеременең яртысы диярлек федераль үзәктән килә.

Бюджетта күп кенә акчаларның капиталь төзекләндерү, мохтаҗларга ярдәм итү, юллар төзүгә сарыф ителәчәк.

Татарстанның мөстәкыйльлеге кимемәсме?

Бюджетның күпчелек өлеше федераль үзәктән килгән акчалар белән каплангач, Илшат Әминов, Андрей Симаков кебек депутатларны Татарстанның Русиягә бәйләнеше артуы, шул сәбәпле мөстәкыйльлеге кимүе борчыды. Әмма финанс министры Радик Гыйззәтуллин сүзләренчә, Русиядән алган 22 миллиард сумның 17 миллиарды гына озак вакытка алынган кредитлар. Калганнарын якын арада кире кайтарабыз, ди.

Федераль үзәктән ныклы ярдәм булганга, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә сөенә. “Мондый бәхет күп кенә төбәкләргә тәтеми. Бу иң элек республика хөкүмәте казанышы”, ди ул.

Аңламасалар үзебез аңлатырбыз

Тарифлар мәсьәләсенә депутатлар аерым тукталды. Шәймиев сүзләренчә, бу тармакта, проблемалар җитәрлек. “Бу турыда депутатлар белергә тиеш. Чөнки халык та борчыла. Депутатлар бу мәсьәләгә битараф икән, нишлисең, халык аларны үзе сайлады. Бу очракта без үзебез аларга аңлатырбыз. Тарифлар өлкәсендә проблемалар тиз арада бетерелергә тиеш”, ди Шәймиев.

Фатир көтеп ятучы алдаланган дольщиклар исә, һәрвакыттагыча, Дәүләт Шурасы бинасы янына плакатлар күтәреп чыгып, янә депутатларның кәефен төшерде. Бу юлы ризасызлар төпләп әзерләнгән. Кулларындагы шигарьләр гади кәгазьдә генә ясалмаган, ә кыйбатлы тукымада. Чөнки алар белә, бу мәсьәлә белән алар түрәләр каршына әле бер генә чыкмаячак.
XS
SM
MD
LG