Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда чуалышлар шимбә көнне дә дәвам итте


Дагыстанның Карабудахкент районында кошчылык ширкәте арендаторы белән җирле халык арасындагы низагъ сәбәпле җомга башланган чуалышлар шимбә көнне дә дәвам итте.

Азатлык радиосы хәбәрчесе әйтүенчә, җомга көнне һәлак булган җирле бер кешене бүген җирләгәннән соң җеназада катнашучылар кошчылык ширкәте хуҗасының өенә ут төрткән. Башка корбаннар юк.

Җомга көнне бәрелешләрдә йөзләрчә кеше катнашты. Кошчылык биналарын саклаучылар утлы корал кулланды. Аларга каршы чыгучылар биналарга ут төртте.

Әлеге хәлләр булган Какашура авылын хәзер көчәйтелгән милиция төркеме саклый.
XS
SM
MD
LG