Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда очкычтан атылган ракета 3 кешене үтерде


Пакстан күзләү хезмәтләре белдерүенчә, АКШныкы дип шикләнелүче ракета Әфганстан чиге янында Төньяк Вәзирстан виләятендәге асаба җирләрендә 3 кешене үтергән.

Ассошиейтед Пресс агентлыгы шулай ук күзләү хезмәтләренең һөҗүмдә тагын 2 кешенең яралануы турында әйткәнлеген белдерә.

Соңгы атналарда Пакстанның асаба җирләрендәге сугышчыларга АКШныкы дип шикләнелүче очкычлар күпсанлы ракеталар атты.
XS
SM
MD
LG