Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә вице-премьерга һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән бер төркем хәрбиләр кулга алынган


Төркия армиясе вәкиле хәбәр итүенчә, барлыгы 8 хәрби кулга алынган. Алар Төркия премьер-министры урынбасары Бүләнт Арынчны үтерүне әзерләүдә шикләнелә.

Хәрбиләр вице-премьерның өеннән ерак түгел урында тоткарланган. Хәрби прокурор тарафыннан сорау алынганнан соң, алар Анкарадагы үзәк штабка җибәрелгән.

Тентү вакытында инде быелның мартыннан ук вице-премьер артыннан күзәтү алып барылуын раслаучы кәгазьләр табылган. Хәрби идарә вәкилләре белдерүенчә, декабрь башында билгесез кеше “Бүләнт Арынчны үтерү планына керештеләр” дип хәбәр иткән. Тикшерү башланган. Шикләнүче кешеләрнең өйләрендә тентү уздырылган. Берсенең эш бүлмәсендә хакимият вәкилләренең шәхси мәгълүматлары турында файллар пәйдә булган.

Төркия мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, тентү барышында полиция тарафыннан Төркия премьер-министры, президенты һәм парламент спикерының өй адреслары һәм аларның көндәлек юл хәрәкәте язылган мәгълүматлар табылган.
XS
SM
MD
LG